Чишмэ
+25 °С
Болытлы
Тат
Рус
Новости
27 февраль 2020, 06:05
Рәсәйнең иң мөһим байлыгы
Балалар - төп байлыгыбыз! Ил Президенты Рәсәй Конституциясендә балаларга карата аерым мөнәсәбәт турындагы нормаларны беркетүне нигезле дип саный.
Бу хакта ул чәршәмбе көнне РФ Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашуда белдерде.
Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина фикеренчә, Рәсәй власте балаларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өчен шартлар тудырырга тиеш дигән нигезләмәләрне төп законга кертергә кирәк. Ул Конституциядә балаларны “Рәсәйнең мөһим байлыгы” дип билгеләргә дә тәкъдим итте.
"Минемчә, бу дөрес, безнең Рәсәй халыклары традицияләрендә һәрвакыт балаларга карата аерым сакчыл мөнәсәбәт булды. Бездә Төп законда элек балалар турында болай турыдан-туры әйтелгәне юк иде", - дип билгеләп үтте Путин.
Балалар турындагы кагыйдәләр илне берләштерергә сәләтле “әхлакый башлангыч” булачак дип исәпли ил башлыгы. Илдә демографик хәлнең катлаулы булуын исәпкә алганда бу адым үзен аклый, диде Президент.
Чыганак: tass.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим