Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
26 Февраля 2020, 06:05

Бала акчасына - фатир

Дәүләт Думасы өченче укуда ана капиталын куллану турындагы закон проектын кабул итте.

“Бердәм Рәсәй” партиясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев законның авторы тулысынча РФ Президенты Владимир Путин булуын хәбәр итте.
“Бу закон күп гаиләләрнең проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк”, - дип белдергән депутат.
“Бердәм Рәсәй” партиясенең Башкортстандагы “Ныклы гаилә” проектының координаторы Лилия Гомәрова әйтүенчә, Башкортстанда 319 510 ана капиталы сертификаты тапшырылган. Күбесе аны торак шартларын яхшырту өчен куллана. Саннар теле белән әйткәндә, 262 мең гаилә (82 процент) бала акчасын шушы максатларга юнәлткән. 14 меңе балаларын укытуга тотынган.
Быелгы ел башыннан республикада 4,5 мең бала дөньяга килгән. Ул 2019 елгы күрсәткечләр белән тигез. Әмма быел шунсы бар: ана капиталын гаиләдә беренче бала туган очракта да бирәчәкләр. Беренче бала акчасы – 466 617 сум, икенче баланыкы 616 617 сум тәшкил итәчәк һәм бу программа 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтыла. Бала акчасы тәрбиягә бала алган, баланы әтисе ялгыз тәрбияләгән очракта да биреләчәк.
Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның “Демография” милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас