Чишмэ
-1 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
25 Февраля 2020, 08:21
Актив укучыларга – бүләкләр
«Чишмә» районы гәзите редакциясе 2019 елда иң кызыклы рецептка «Икмәк-тоз» һәм иң креатив фотога «Без үзебез чишмәлеләр» бәйгесен үткәрде. Менә шул бәйгеләргә нәтиҗә ясадык.
Фотоконкурста финалга ике фотография чыкты, безнең район гәзитенең социаль челтәрләрдәге төркемендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Чишмә авылыннан
Фәнүзә Кәримова
җиңүче булды (рәсемдә оныгы Азалия, фото астындагы язма: «Картәнигә камыр басарга ярдәм итәм», «Чишмә» һәм «Родник плюс» гәзитләренең 2019 елның
29 мартындагы 26нчы санында чыкты). Аңа графин белән стаканнар, ә тагын бер бүләк отучыбыз
Артем Байбуринга
футбол тубы бирелә (2019 елның 22 февралендәге 16нчы сан).
«Икмәк-тоз» бәйгесендә Чишмә авылыннан бәлеш рецепты тәкъдим иткән
Гөлназ Насыйрова
җиңү яулады (2019 елның 5 февралендәге 11нче сан). Рецептта ул әлеге милли ризыкның һәм аның атамасының барлыкка килү тарихын да бәян итте.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм редакциягә килеп лаеклы бүләк алуларын көтәбез!
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим