Чишмэ
+20 °С
Облачно
Новости
20 Февраля 2020, 05:39

Белоруссия белән Рәсәй берләшәме?

Рәсәй Президенты Владимир Путин белорус коллегасы Алекандр Лукашенкога ике илне бөек державага берләштерергә тәкъдим итмәгән.

Бу хакта кичә илебез лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
“Юк, бу алай түгел. Президентлар Союз дәүләте кысаларында интеграцияне тирәнәйтү турында фикер алышты”, - диде Кремль вәкиле.
Лукашенко бу сөйләшүләрне имеш-мимешләр дип әйткән иде. Ул инде ничәмә тапкыр “андый уй да, фикер дә юк” дип ассызыклаган иде бу хәбәрләргә мөнәсәбәтен белдереп. Путин да ике дәүләтне берләштерү буенча планнар һәм максатлар да, шул исәптә нигез дә юк дип билгели килде.
Bloomberg агентлыгы 2019 елда имеш тә РФ белән Белоруссиянең кушылу мөмкинлеген хәбәр иткән иде. Агентлык журналистлары фикеренчә, бу прецедент Путинга властьта 2024 елга кадәр калырга мөмкинлек бирер иде.
Чыганак: tass.ru
Читайте нас