Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
20 Февраля 2020, 06:01
Авылда торак төзү өчен - ипотека
Башкортстанда авылда торак сатып алу яисә төзү өчен 0,1 процентлы ташламалы ипотеканы февраль ахырыннан бирә башлаячаклар
"Без ташламалы ипотека прогаммасы турында игълан иттек кенә, ә заявкалар инде килә дә башлады. Безнең территориядә 16 банк эшли. Әлбәттә, беренче чиратта, программада "Россельхозбанк" катнашачак. Әгәр федераль бюджет төп ставканы япса (банкка субсидия бирсә), республика калганын 0,1 процентка кадәр каплаячак”, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фараз буенча 0,1% ставканы агымдагы елның февраль ахырыннан алырга мөмкин булачак, дип ачыклык кертте ул.
“Төбәкнең шундый мөмкинлеге һәм ставканы төшерергә теләге булу бик яхшы, әлбәттә, кешеләрне җәлеп итәргә һәм әлеге инструментның алар өчен файдалы һәм нәтиҗәле булуын күрсәтергә кирәк”, - дип билгеләде ул.
Гомумдәүләт проекты кысаларында ташламалы еллык 3 процентлы авыл ипотекасы механизмы илдә 1 гыйнварда эшли башлады, аны Рәсәй бюджетыннан финанслау күләме 2020 елда 1 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим