Чишмэ
+24 °С
Облачно
Новости
19 Февраля 2020, 05:39

Балалары алимент түләячәк

Ил Президенты Владимир Путин пенсионерларның балаларыннан һәм элекке иреннән яисә хатыныннан алимент алу хокукын беркетүче законга кул куйды.

Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелде. Хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документта, "элекке" яшь буенча пенсия яшенә җиткән гражданнар туганнарыннан алимент алырга дәгъва итә ала, диелгән. Хатын-кызлар 55, ирләр 60 яшьтән алимент алырга хокуклы булачак.
Әлеге башлангычның авторы, Дәүләт думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников хәбәр иткәнчә, пенсия турындагы закон үзгәргәннән соң законга төзәтмәләр кертү кирәк булган.
Яңа закон пенсия яшенә якынлашкан гражданнарның социаль хокукларын яклауны тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Читайте нас