Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
19 Февраля 2020, 05:53

"Акыллы" тукталышлар эшли башлады

«Акыллы» тукталышлар акрынлап сафка кертелә. Анда яктырту системасы кушылган, USB-порты һәм мәгълүмат таблосы эшли.

Уфаның “кызыл линия”ләрендә Телеүзәктән алып УМПО мәдәният сараена кадәр барлыгы 106 “акыллы” тукталыш павильоннары урнаштырылды. Бу тукталышлар җәмәгать транспорты хәрәкәтен күрсәтеп баручы электрон табло, видеокүзәтү системасы, Wi-Fi роутер, USB-порты, мегафоннар һәм полиция чакырта торган төймә белән җиһазландырылган.
Әмма тукталышлар, Гостиный двор янындагысыннан башка, берничә ай дәвамында электр челтәрләренә тоташмаган һәм электрон функцияләре эшләмәгән килеш торды. Бу инженер челтәрләргә тоташтыруда килеп туган проблемалар белән аңлатылды.
Тукталышлардагы табло экраннарына маршрут номеры, аның ахыргы тукталышы һәм тукталышка килеп җитәргә ничә минут калганлыгы хакындагы мәгълүмат чыгарга тиеш. Системаның эшен транспорт чараларындагы ГЛОНАСС датчиклары тәэмин итә.
Транспорт хәрәкәте турындагы мәгълүматтан тыш, электрон таблода агымдагы вакыт, атна көне һәм һава торышы турындагы хәбәрләр чыгарга тиеш.
“Акыллы” тукталышлар 2018 елда Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы булдырылган “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проектына (проектларның гомум саны – 12) кысаларында Рәсәй төбәкләрендә 2019 елда урнаштырыла башлады.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: "Башинформ"
Читайте нас