Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
18 Февраля 2020, 06:23

Путин: “Барысы да каршы иде...”

Рәсәй президенты башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклану турындагы инициативаны “җиңел бирелмәде”, чөнки “барысы да каршы иде” дип белдергән.

Бу хакта ул Рәсәй Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем әгъзалары белән әңгәмә барышында әйткән.
“Җиңел бирелмәде. Барысы да каршы иде”, - дип китерә Путинның сүзләрен РИА Новости.
Гыйнвар аенда Владимир Путин Федераль җыелышка еллык юллама белән чыгыш ясаганда, 2020 елның 1 сентябреннән Рәсәйдә 1-4 сыйныф укучылары бушлай төшке аш белән тәэмин ителәчәк дип белдерде.
Чыганак: russian.rt.com
Читайте нас