Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Тат
Рус
Новости
14 февраль 2020, 06:16
"Мәктәпләрдә үткәрмәскә!"
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Рәсәй мәктәпләрендә гашыйклар көнен билгеләүне тыярга тәкъдим иткән.
Милонов үзе тәкъдимен “бу бәйрәм мәктәп укучыларында мәхәббәт турында дөрес булмаган күзаллау тудырырга мөмкин” дип аңлаткан. Инициативаны бәяләгез дип, аны Рәсәй мәгариф министры Сергей Кравцовка да юллаганнар. Министрга юллаган мөрәҗәгәтендә депутат бу бәйрәмнең тирәнлеге һәм фәлсәфи зирәклеге юк дип күрсәткән.
“Мәгариф учреждениесенең изге Вәли көнен билгеләү турындагы уйланылмаган карары үсеп килүче буында мәхәббәт һәм никах мөнәсәбәтләре турында дөрес булмаган күзаллау туачак”, - дип билгеләгән Милонов.
“Гашыйклар көне үзебезнең мәдәният традицияләренә каршы килә һәм яшьләрнең гармонияле үсеше өчен куркыныч”, - дип тә өстәгән депутат. “Культура” милли проекты кысаларында бу инициатива уйланырга мәҗбүр итүче тәкъдимнәрнең берсе. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Фото: “Башинформ”.
Чыганак: “Башинформ”.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим