Чишмэ
+22 °С
Облачно
Новости
14 Февраля 2020, 07:54

Чишмәдә «Рәсәйнең чаңгы юллары-2020» үтәчәк

15 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район Мәдәният сараенда һәм Җиңү паркында «Рәсәйнең чаңгы юллары-2020» дип аталган мәдәни-спорт бәйрәме узачак. Чараны ачу тантанасы район Мәдәният сараеның тамашалар залында сәгать 10да башлана.

Район Хакимияте башлыгы призына XXII чаңгы спорты фестивале программасы:
10.30 сәгатьтә җитәкчеләр старт ала;
10.45 – ветераннар (60 яшьлек ир-атлар, 55 яшьлек хатын-кызлар);
11.00 – 45-54 яшьлек хатын-кызлар;
11.15 – 51-59 яшьлек ир-атлар;
11.30 – 36-44 яшьлек хатын-кызлар;
11.45 – 41-50 яшьлек ир-атлар;
12.00 – 18-35 яшьлек хатын-кызлар;
12.15 – 18-39 яшьлек ир-атлар;
12.45 – өченчедән бишенче сыйныфка кадәр кызлар, малайлар;
13.00 – 6–8нче сыйныф кызлары, егетләре;
13.15 – агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында укучы, тугызынчы сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр кызлар, егетләр;
13.30 – гаилә стартлары.
Шулай ук 10.30да шахмат һәм шашка буенча шәхси ярышлар узачак (район Мәдәният сараеның 2нче катында);
10.30 – пневматик винтовкадан ату буенча Чишмә районының шәхси-команда чемпионаты;
10.30 – дартс буенча ярышлар (Мәдәният сарае);
11.30 – җитәкчеләр арасында бильярд буенча ярышлар (район Мәдәният сараеның Кышкы бакчасы).
Җиңүчеләр һәм призерлар спортның һәр төре тәмамлангач бүләкләнә.
Читайте нас