Чишмэ
+24 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
13 Февраля 2020, 05:41
Катлаулы операция ясалды
Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда байтак эшләр башкарыла.
Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында алынган микроскоп ярдәмендә катлаулы операцияләр ясала.
Мәсәлән, шушы көннәрдә авыр инсульт кичергән пациентның сул як чигә өлешендә артериовеноз мальформация ачыкланган. Бу чир пациентның инвалидлыгына, хәтта үлеменә китерергә мөмкин. Яңа операция микроскобын файдаланып, яңа технологияләр ярдәмендә нейрохирург Рөстәм Шакиров пациентка искиткеч катлаулы операцияне уңышлы башкарды.
Әле пациент үзен яхшы хис итә, якын киләчәктә гадәти тормыш рәвешенә кайтачак.
Чыганак: "Өмет"
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим