Чишмэ
+19 °С
Дождь
Тат
Рус
Новости
12 Февраля 2020, 06:32
Элекке президентларга Федерация Советында гомерлеккә әгъза булырга тәкъдим ителде
Конституцияне үзгәртү турындагы проектка тәкъдим ителгән төзәтмәдән күренүенчә, Рәсәйнең элеккеге президентлары гомерлеккә Федерация Советына керә ала.
Шул ук вакытта аларның бу вәкаләтләрдән баш тарту хокукы бар, дип белдерде Дәүләт думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников.
Конституциянең 5нче "Федераль Җыелыш" бүлегенә тиешле төзәтмә белән үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.
Үзгәрешләрне Федерация Советын формалаштыру тәртибенә дә кертергә тәкъдим ителә (95нче статья).
Крашенинников, тәкъдимнәр төрле илләр парламентының югары палаталарының эш тәҗрибәсен өйрәнүдән чыгып, эшче төркем әгъзалары тарафыннан әйтелде, дип хәбәр итте.
Ул шулай ук элеккеге дәүләт башлыкларын Федерация Советына кертүнең максатка ярашлы булуын ассызыклады, чөнки мондый вазифа биләгән кешеләр бик зур тәҗрибәгә һәм белемгә ия, бу Федерация Советы эшенә сизелерлек файда китерә ала.
Чыганак: РИА Новости
Фото: 123ru.net
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"