Чишмэ
+11 °С
Облачно
Новости
11 Февраля 2020, 05:29

Тәкъдимне кабул итәрләрме?

Холокост хәтер форумында чыгыш ясаганда, Владимир Путин 2020 елда Берләшкән милләтләр оешмасының даими әгъзаларын, "бишлек" саммитын чакырырга тәкъдим иткән иде.

Ак йорт Владимир Путинның "бишлек" лидерларының очрашуы турындагы тәкъдимен карый, дип белдерде Мәскәүдәге Америка илчесе Джон Салливан. Америка президенты Дональд Трамп Рәсәй лидеры белән сөйләшү мөмкинлеген хуплый, дип билгеләде ул. Владимир Путин БМО Иминлек Советының даими әгъзаларының (Рәсәй, Бөекбритания, Кытай, АКШ, Франция) очрашуын оештыру турындагы тәкъдиме Ак йортта карала.
"Мин бу тәкъдимнең Ак йортта каралуын беләм. Америка илчесе Джон Салливан билгеләп үткәнчә, Дональд Трамп Рәсәй лидеры белән сөйләшү мөмкинлеген хуплый”,- диде ил җитәкчесе Владимир Путин.
Элегрәк Рәсәй Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров, Кытай һәм Франция бу инициативаны хуплады, дип хәбәр иткән иде.

Чыганак: ТАСС
Фото: ekburg.tv
Читайте нас