Чишмэ
+28 °С
Болытлы
Новости
11 февраль 2020, 13:05

Федераль казнадан – 54 миллиард сум

Уфада Федераль бюджет акчасын республикага җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды, анда Рәсәй Федерациясе Дәүләт думасы, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, төбәк Хөкүмәте әгъзалары катнашты.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика казнасына 54 миллиард сум федераль акча җәлеп ителгән. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 миллиардка диярлек күбрәк. Шуның якынча 18 миллиарды – гомумдәүләт проектлары.– Бу, әлбәттә, аз акча түгел, әмма без – республика Хөкүмәте, безнең бюджет – башка сумманы күз уңында тоттык, күбрәк акча җәлеп итәргә теләдек. Чөнки бу акчаларның барысы да республикада булган проблемаларны хәл итүгә тотыла, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.Ул Туймазыны мисалга китерде, «ныклы шәһәрчек кебек», әмма андагы бер балалар бакчасында тәрәзәләрне полиэтилен белән җылытырга туры килә, чөнки акча юк...– Әйе, кайбер җитәкчеләр дә эшкә җавапсыз карый. Тик безнең Туймазыда болай яшәгәч, башкалар турында нәрсә сөйләргә? Күмертауда мәктәпкә карау куркыныч (миңа бүген фотографияләр күрсәттеләр), – диде Радий Хәбиров.Аның сүзләренә караганда, республикада проблемалар күп әле, шул исәптән социаль өлкәдә дә. Әлеге вакытта дәүләт проектлары буенча хупланган күләм 2020 елга – 15,7 миллиард сум, бу, 2019 ел белән чагыштырганда, бераз кимрәк.– Тагын 11 миллиард сум алуга гаризалар карала. Бу нәкъ сезнең актив эштә тормышка ашырырлык запас резерв. Асылда, без ул вакытта якынча күләмнәрне узган елдан бераз күбрәк алыр идек. Шуңа күрә тагын бер кат әйтәм, безгә бергә эшләргә кирәк, – дип билгеләде төбәк башлыгы.Радий Хәбиров Дәүләт думасының финанслауга барыннан да күбрәк гариза биргән ун депутатын билгеләп үтте, алар арасында Рима Баталова, Михаил Бугера, Фәрит Ганиев, Алексей Изотов, Рәмзил Ишсарин, Павел Качкаев, Рафаэль Мәрданшин, Иван Сухарев, Рифат Шәйхетдинов, Инга Юмашева бар.– Гаризалар күп бирелде. Әмма гомуми суммасы 7,5 миллиард сумлык иллегә якын гаризабыз кире кагылды, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.Федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар турында БР вице-премьеры – икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, федераль ярдәм алу ике төп юнәлеш – федераль программаларда һәм милли проектларда катнашу буенча алып барыла. Якынча мәгълүматлар буенча, Башкортстан федераль бюджеттан алынган керемнәрнең гомум күләме буенча илдә 10нчы урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Уфада Федераль бюджет акчасын республикага җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды, анда Рәсәй Федерациясе Дәүләт думасы, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, төбәк Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика казнасына 54 миллиард сум федераль акча җәлеп ителгән. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 миллиардка диярлек күбрәк. Шуның якынча 18 миллиарды – гомумдәүләт проектлары.
– Бу, әлбәттә, аз акча түгел, әмма без – республика Хөкүмәте, безнең бюджет – башка сумманы күз уңында тоттык, күбрәк акча җәлеп итәргә теләдек. Чөнки бу акчаларның барысы да республикада булган проблемаларны хәл итүгә тотыла, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Ул Туймазыны мисалга китерде, «ныклы шәһәрчек кебек», әмма андагы бер балалар бакчасында тәрәзәләрне полиэтилен белән җылытырга туры килә, чөнки акча юк...
– Әйе, кайбер җитәкчеләр дә эшкә җавапсыз карый. Тик безнең Туймазыда болай яшәгәч, башкалар турында нәрсә сөйләргә? Күмертауда мәктәпкә карау куркыныч (миңа бүген фотографияләр күрсәттеләр), – диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, республикада проблемалар күп әле, шул исәптән социаль өлкәдә дә. Әлеге вакытта дәүләт проектлары буенча хупланган күләм 2020 елга – 15,7 миллиард сум, бу, 2019 ел белән чагыштырганда, бераз кимрәк.
– Тагын 11 миллиард сум алуга гаризалар карала. Бу нәкъ сезнең актив эштә тормышка ашырырлык запас резерв. Асылда, без ул вакытта якынча күләмнәрне узган елдан бераз күбрәк алыр идек. Шуңа күрә тагын бер кат әйтәм, безгә бергә эшләргә кирәк, – дип билгеләде төбәк башлыгы.
Радий Хәбиров Дәүләт думасының финанслауга барыннан да күбрәк гариза биргән ун депутатын билгеләп үтте, алар арасында Рима Баталова, Михаил Бугера, Фәрит Ганиев, Алексей Изотов, Рәмзил Ишсарин, Павел Качкаев, Рафаэль Мәрданшин, Иван Сухарев, Рифат Шәйхетдинов, Инга Юмашева бар.
– Гаризалар күп бирелде. Әмма гомуми суммасы 7,5 миллиард сумлык иллегә якын гаризабыз кире кагылды, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.
Федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар турында БР вице-премьеры – икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, федераль ярдәм алу ике төп юнәлеш – федераль программаларда һәм милли проектларда катнашу буенча алып барыла. Якынча мәгълүматлар буенча, Башкортстан федераль бюджеттан алынган керемнәрнең гомум күләме буенча илдә 10нчы урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора.
Читайте нас