Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
7 Февраля 2020, 05:29

Яңа корпус ачыла

2020 елның мартында Республика онкология диспансерының яңа корпусында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланырга тиеш.

2017 елның сентябрендә республика хөкүмәте заказы буенча биредә хирургия корпусына 240 урынлык янкорма һәм сменага 450 кешене кабул итәрлек поликлиника салына башлады. Төзелеш эшләренең суммасы 1 миллиард сумнан артыкка бәяләнә, корамаллар хакы – 929,4 миллион. Федераль бюджет проектны 685 миллион сумга финанслый.
Яңа 9 катлы янкормада поликлиника, лор-онкология, гинекология, урология, маммология, торакоабдоминаль бүлекләре урнашачак. Май-апрельдә җиһазлар сатып алыначак, җәй башыннан корпус тулы көчкә эшли башлар дип көтелә.
Чыганак: "Өмет"
Фото: гoz.com.ru
Читайте нас