Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
7 Февраля 2020, 06:09

Путин дүрт генералны вазифасыннан алды

Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дүрт генералын, шулай ук бер юстиция полковникын биләгән вазыйфаларыннан азат итте.

Президентның Указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Шулай ук үз постыннан китә:
- полиция генерал-майоры Н. Н. Аксенов, Амур өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәлеге башлыгы;
- полиция генерал-майоры Н. Н. Афанасьев, Эчке эшләр министрлыгының Приморье крае буенча идарәлеге башлыгы;
- полиция генерал-майоры В. Н. Половников, Коми Республикасы буенча Эчке эшләр министры;
генерал-лейтенант Р. Х. Яхьев, Чечня Республикасы буенча МЧС идарәлеге башлыгы;
- юстиция полковнигы А.Г. Сарафанов, Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитетының баш тикшерү идарәлеге җитәкчесе урынбасары.
2015 елдан Коми Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына җитәкчелек иткән Половников гыйнвар уртасында аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләп кулга алынган. Хәзер ул СИЗОда.
Чыганак: РИА Новости.
Фото: youtube.com
Читайте нас