Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
7 Февраля 2020, 12:15

Бозаулар да, савымнар да арта

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елның гыйнварында 7267 центнер (2019 елда – 7232 ц), һәр сыердан 452 кг сөт савып алынган, бу узган елның шул чорына караганда 125% тәшкил итә (2019 елда – 361 кг). 6869 центнер сөт сатуга җибәрелгән (2019 ел дәрәҗәсенә карата 102,5%). Гыйнвар аенда «Нурис» җәмгыятендә 3462 центнер, «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә – 1362 ц, «Агро-Альянс»та – 1196 ц, «Үзәк» МТС предприятиесендә 1124 центнер сөт савылган. «Әһли», «Төхвәтуллин», «Новая заря» крестьян-фермер хуҗалыклары да үз өлешләрен керткән.Сыерларның күпләп бозаулавы дәвам итә: гыйнварда «Нурис» җәмгыятендә 70 бозау (2019 елда – 58), «Башкир-агроинвест»та – 64 (53), «Үзәк» МТСта – 51 (3), «Агро-Альянс»та 23 (23) баш.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елның гыйнварында 7267 центнер (2019 елда – 7232 ц), һәр сыердан 452 кг сөт савып алынган, бу узган елның шул чорына караганда 125% тәшкил итә (2019 елда – 361 кг). 6869 центнер сөт сатуга җибәрелгән (2019 ел дәрәҗәсенә карата 102,5%). Гыйнвар аенда «Нурис» җәмгыятендә 3462 центнер, «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә – 1362 ц, «Агро-Альянс»та – 1196 ц, «Үзәк» МТС предприятиесендә 1124 центнер сөт савылган. «Әһли», «Төхвәтуллин», «Новая заря» крестьян-фермер хуҗалыклары да үз өлешләрен керткән.
Сыерларның күпләп бозаулавы дәвам итә: гыйнварда «Нурис» җәмгыятендә 70 бозау (2019 елда – 58), «Башкир-агроинвест»та – 64 (53), «Үзәк» МТСта – 51 (3), «Агро-Альянс»та 23 (23) баш.
Читайте нас