Чишмэ
+11 °С
Облачно
Новости
6 Февраля 2020, 05:47

Балалар күбрәк тусын өчен

2019 елның 11 аенда республикада 38690 бала дөньяга килгән.

2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, быел 4720 балага азрак бала туган.
Узган ел шушы чорда 47010 бала туган булган, 2017 елда туган балалар саны 2305кә күбрәк булган.
БР вице-премьеры – Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, 2020-2024 елларга исәпләнгән оештыру чаралары планына ярашлы, тууны арттыруга юнәлтелгән өстәмә чаралар буенча ярдәмче репродуктив технологияләр куллану, хатын-кызларга абортка кадәр консультацияләр үткәрү һ.б. максатлар өчен казнадан 83,2 миллион сум акча бүленәчәк. Никахка керүче яшь парларга, ЗАГСка керергә гариза биргәннән соң, бушлай медицина тикшерүен башлау күзаллана. “Демография” милли проектын тормышка ашыру юнәлешендә – бу зур адым.

Чыганак: "Башинформ"

Фото: bash.news
Читайте нас