Чишмэ
+20 °С
Облачно
Новости
3 Февраля 2020, 08:34

Кешене мыскыл иткән өчен җәза катгыйланачак

Рәсәй Президенты Владимир Путин кешене мыскыллаган һәм хурлаган өчен җәзаны катгыйлатырга тели.

Бу хакта Кремльгә сылтама белән ТАСС яза.
Дәүләт башлыгы мыскыл иткән өчен җаваплылыкны көчәйтү мәсьәләсен карарга кушты. Шулай ук, аның фикеренчә, ялган мәгълүматны кире кагу механизмнарын камилләштерергә кирәк. Шул ук вакытта кайсы төркемнәргә җәза катгыйланачагы да аныкланмый.

Йөкләмә агымдагы елның 1 июленә кадәр үтәлергә тиеш. Билгеле булуынча, Рәсәй лидеры бу карарны 10 декабрьдә үткән Кеше хокуклары буенча Президент советы утырышы нәтиҗәләре буенча кабул иткән.

Былтыр декабрьдә Путин гражданнарны мыскыл иткән өчен чиновникларга җаваплылык кертү идеясен хуплады.

Шул ук елның мартында дәүләт башлыгы интернетта җәмгыятьне, хакимият органнарын һәм дәүләт символларын кимсетү турындагы законга кул куйды. Ул дөрес түгел дип табылган мәгълүматны таратуны тыя. Аңа җәмгыятькә куркыныч янаган яңалыклар керә. Таләпләрне бозган ресурсларга блокировка яный, физик берәмлекләр өчен штраф каралган.
Чыганак: "Өмет"
Фото:juristpomog.com
Читайте нас