Чишмэ
+3 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
3 Февраля 2020, 08:26
Гаризагыз теркәлмәсә нишләргә?
Башкортстанда тәүлек эчендә беренче сыйныфка укырга килүчеләрдән 6700 гариза теркәлгән. Ә сайтта техник уңайсызлыклар барлыкка килгән.
Бу хакта Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры Фәнүр Ягафәров белдерде.
«Техника сынатты. Шуңа күрә, күпләгән сорауларга җавап бирәм -1 сентябрьдә бөтен балалар да парта артына утырыр», — дип язды Фәнүр Ягафәров Facebookта.
30 июньгә кадәр тәгаен мәктәпләргә беркетелгән мәйданнарда яшәүчеләрдән гаризалар кабул ителә.
Ә 1 июльдән — башкалардан.
«Техник мәсьәләләргә килгәндә — бу проблемалар хәл ителде. Гаризалар «Электронное комплектование школ» сайты аша кабул ителә. Техник ярдәм хезмәте порталының эшчәнлеген күзәтү астына алды.
Гариза теркәгәндә ниндидер проблема туса, +7(347) 266 10 96 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Моннан тыш, гаризаларны госуслуги төбәк порталы аша да кабул итәләр. Сораулар туса,+7 (347) 218 00 00 телефоны буенча шалтыратыгыз. Ярдәм хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли», — дип хәбәр итте Фәнүр Ягафәров.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим