Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
30 Января 2020, 06:15

Кызлар күбрәк туа

Узган елның 12 аенда Башкортстанда 42053 бала туган.

Шуларның 21680е кызлар һәм 20373е малайлар. Ягъни, кызлар 1307гә күбрәк.
Дәүләт комитетының статистика мәгълүматлары буенча, узган елда Башкортстанда 15448 беренче бала, 15803 икенче бала, 7749 өченче бала, 2111 дүртенче бала һәм 1112 бишенче һәм аннан күбрәк бала, шулай ук 480 игезәк һәм 8 өч игезәк бала тууы теркәлгән.
Башкалада туу турындагы актлар иң күбесе Киров, Калинин, Октябрь районнарында теркәлгән.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 2018 елда Башкортстанда 22807 кыз бала һәм 24264 малай дөньяга килгән булган.
Чыганак: "Өмет"
Читайте нас