"Әгәр бу кәрзингә карасак, белгечләр фикеренчә, аның структурасы камилләштерүгә мохтаҗ. Чөнки анда икмәк-күмәч ризыклары зур өлеш алып тора, ә менә яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм ит аз. Шуңа күрә ул, һичшиксез, яңадан каралырга тиеш", - дип белдерде Президент. Кулланучылар кәрзине составын яңарту башлангычы яңалык түгел, дип искә төшерә "Тhe Bell". Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аны 2019 ел башында ук сөт продуктлары һәм яшелчә өлешен арттыру ягына карарга җыенган булган.
Минималь кәрзиннең агымдагы еллык составы 2012 елдан бирле үзгәрмәгән. Аңа 290 кг сөт продуктлары, 126,5 кг — икмәк (ярмалар, он һәм кузаклылар), 100 кг бәрәңге, 115 кг яшелчә, 60 кг җиләк-җимеш, 58,6 кг ит, 18,5 кг балык керә.