Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
27 Января 2020, 14:09

Кытайдан чыгарга ярамый

Зур тизлек белән куркыныч коронавирус таралган илдә барлык аэропортлар, вокзаллар ябылган.

Кытайлыларга хәтта үз илләрендә дә каядыр бару мөмкинлеге юк. Кытай турфирмаларына юлламалар, авиабилетлар сату рөхсәт ителми. Беркайчан да (кош гриппы һәм башка вируслар белән) мондый хәлнең булганы юк иде.
Ә Кытай туризмының масштабы искиткеч. 2019 елда алар чит илләргә 170 миллион сәяхәт ясаган! Кытайлылар дөньядагы иң төп сәяхәтчеләр. Бөек Кытай стенасы участогы ябылган, Пекин – тыелган шәһәр исемлегендә, Шанхайда һәм Гонконгта күңел ачу урыннары ябык...
Кытайның аэропортлары һәм вокзаллары антибактериаль чаралар белән җыештырыла.
Чыганак: "Башинформ"
Читайте нас