Рәсәй президенты Владимир Путин Иерусалимда блокада чорында Ленинградны саклаучылар һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгына багышланган һәйкәл ачу тантанасында үзен шаккатырган факт турында бәян итте.
“Үзем дә белми идем, берничә көн элек кенә ачыклаган факт мине хәйран калдырды. Блокада чорында Ленинград халкы, авыр хәлдә булуына карамастан, фронт өчен 144 тонна кан биргән”, – диде Путин.
Ул чор документларында теркәлгән фактлар коточкыч, ди ил башлыгы.
“Минем өчен буш аваз түгел бу. Әти-әнием сөйләүләре буенча беләм, чөнки әти фронтта туган шәһәре өчен көрәшкән, ә әни блокадалы Ленинградта бәләкәй бала белән калган. Ул бала 1942 елның кышында үлгән”,– дигән ул.