Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
24 Января 2020, 06:35

Бизнес-шерифлар очрашты

Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максатында кабул ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү» гомумдәүләт проекты барышында былтыр республикада бизнес-шерифлар институты формалашты. Хәзер һәр муниципаль район хакимияте башлыкларының эшкуарларга ярдәм итү буенча урынбасарлары бар. Аларның төп бурычы – эшкуарлар белән хезмәттәшлек итү һәм аларның мәнфәгатьләрен яклау.Күптән түгел Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова Уфа, Авыргазы, Мишкә, Әлшәй, Дүртөйле, Архангель, Чишмә, Нуриман районнарының һәм Октябрьский шәһәренең бизнес-шерифлары белән очрашты. Чарада үткән елга йомгак ясалды, бу елга бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларын арттыру, аларга ярдәм итү буенча эш планы каралды. Очрашуда катнашкан Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе урынбасары Марина Пинчук Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрының ничек формалашуы турында җентекләп аңлатты. Салым отчетларын вакытында тапшыру мотлак таләпләрең берсе булып торуын да ассызыклады ул.«Өмет» гәзитеннәнФото: БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте

Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максатында кабул ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү» гомумдәүләт проекты барышында былтыр республикада бизнес-шерифлар институты формалашты. Хәзер һәр муниципаль район хакимияте башлыкларының эшкуарларга ярдәм итү буенча урынбасарлары бар. Аларның төп бурычы – эшкуарлар белән хезмәттәшлек итү һәм аларның мәнфәгатьләрен яклау.
Күптән түгел Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова Уфа, Авыргазы, Мишкә, Әлшәй, Дүртөйле, Архангель, Чишмә, Нуриман районнарының һәм Октябрьский шәһәренең бизнес-шерифлары белән очрашты. Чарада үткән елга йомгак ясалды, бу елга бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларын арттыру, аларга ярдәм итү буенча эш планы каралды.
Очрашуда катнашкан Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе урынбасары Марина Пинчук Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрының ничек формалашуы турында җентекләп аңлатты. Салым отчетларын вакытында тапшыру мотлак таләпләрең берсе булып торуын да ассызыклады ул.
«Өмет» гәзитеннән
Фото: БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте
Читайте нас