Чишмэ
-4 °С
Облачно
Новости
23 Января 2020, 05:49

Корылтай закон проектын тәкъдим итте

Умартачыларга агрохимикатлар белән кырларны эшкәртү турында хәбәр итәргә тиеш булачаклар

Федерация Советында Ирек Ялалов Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтаенда әзерләнгән «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында «Федераль законның 22 статьясына үзгәреш кертү хакында» Федераль закон проектын тәкъдим итте һәм хуплауны сорады. Төп яңалык - авыл хуҗалыгы предприятиеләре халыкка кырларны эшкәртү турында хәбәр итәргә тиеш. Мәгълүмат бирү бурычы «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итү өлкәсендә РФ Хөкүмәте вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы» на йөкләнәчәк диелә закон проектында. Бу функцияләрне әлеге вакытта Россельхознадзор башкара.
Мондый законны булдыру карары 2019 елның җәендә умарта кортларының күпләп үлүеннән соң кабул ителде. Федераль умартачылык фәнни үзәге бәяләвенчә, Рәсәйнең 25 төбәгендә июль азагына 80 меңгә якын умарта күче һәлак булган, умартачыларга китерелгән зыян 2 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Нигездә, умарталарның агулануы сезонга 7 тапкыр эшкәртелә торган рапс кулланылган мәйданнарда булган. 2025 елга рапс кулланылган мәйданар өч тапкыр — 5 млн. га кадәр артыр дип көтелә.
Башкортстанның брендлы продукты булып торган балны җыю чорында 2,5 мең умарта күче һәлак булган. Кырларны эшкәрткәннән соң бал кортлары үлү фактары Дәүләкән, Илеш, Бәләбәй, Мәләвез, Гафури, Чакмагыш, Миякә, Кырмыскалы һәм аеруча Стәрлетамак районнарында теркәлгән.

Чыганак: bashinform.ru
Фото:Ulegpchel.com.ua
Читайте нас