Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
22 Января 2020, 05:56
12 апрельдә тавыш бирү узачак
Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин соңгы Юлламасында Рәсәй Конституциясенә үзгәрешләр кертү таләп ителүе турында белдергән иде.
Бу көнне билгеләгәннәр – 12 апрельда Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү узачак, дип белдерә "РБК" мәгълүмат агентлыгы. Әле Кремльдә бу көн иң уңайлысы дип саныйлар, әммә бу соңгы карар булмавы да мөмкин, тавыш бирүне шулай ук 26 апрельгә куюлары да бар.
Гомумән, нинди көнне билгеләсәләр дә, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча Бөтенрәсәй тавыш бирүе узачак. Бу чараны үткәрү вакыты һәм тәртибе Рәсәй Президенты Владимир Путинның махсус указында күрсәтеләчәк. Чара үтәр алдыннан халыкка аңлату эшләре алып барылачак.
Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы үзгәрешләр керткәннән соң халык тавыш бирәчәк. Төбәкләрнең Дәүләт Законнары чыгару органнарының өчтән бер өлеше төп законга үзгәрешләр кертүне хупларга тиеш. Гражданнарның теләген белгәч, Конституциягә үзгәрешләр законлы көчкә керә.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим