Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Новости
21 гыйнвар 2020, 07:17

Курантлар сукканда: «Әче!» дип кычкырдылар

31 декабрьдә Чишмә ЗАГС бүлегендә ике пар үз мөнәсәбәтләрен никах җепләре белән бәйләде.

2019 елның декабрендә Чишмә районының ЗАГС бүлегендә 45 бала: 25 малай, 20 кыз туу (2018 елның декабренә караганда 21гә күбрәк), 59 (+11): 31 ир-ат һәм 28 хатын-кыз вафат булу турында акт язмасы, 30 никах (+4) теркәлгән.
17 пар (+4) аерылышкан, биш кеше (+3) ата булуын раслаган, өч бала уллыкка алынган, ике кеше (+1) исемен алыштырган.
ЗАГС бүлеге начальнигы Альфира Мохкулова редакциягә хәбәр итүенчә, декабрьдә Арина, Амира, Кәрим исемнәре иң популяр булган. Бер малайга гадәти булмаган Мартимьян исеме кушканнар.
2019 елда Чишмә районында барлыгы 455 бала туган (2018 елда бу сан 517гә җиткән), 680 кеше вафат булган (-10). Барлыгы 276 (+20) никах, 222 (­+33) аерылышу теркәлгән.
Читайте нас