Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
21 Января 2020, 05:53
Дәваханәләрдә урыннар арттыру мөһим
Яман шеш белән авыручылар саны, кызганычка каршы, кимеми.
Чирлеләрне дәвалау өчен дәваханәләрдә урыннар арттыру мөһим.
Республика клиник онкология диспансерын төзү максатына Башкортстанга 185 миллион 735 мең сум федераль субсидия бүленәчәк. Рәсәй хөкүмәте сәламәтлек саклау объектларына субсидияләрне төбәкләр арасында бүлде. Рәсәй премьер-министры Дмитрий Медведев “Сәламәтлек саклауны үстерү” дәүләт программасы кысаларында бүленүче чыганакларны адреслы бүлүне раслады.
Республика клиник онкология диспансерында бүгенге көндә фасадны тышлау эшләре башкарылган, әле эчке эшләр алып барыла. Шулай ук вентиляция һәм янгын сүндерү системаларын монтажлау дәвам итә. Коммуникацияләр башкарыла.
Корпусны төзү эшләре 2017 елның сентябрь аенда республика властьлары заказы буенча башланган иде. Аны сафка кертү вакыты 2020 елның тәүге яртысына планлаштырылган. Объектның гомум хакы – 1,65 миллиард сумга барып баса, шуларның 781 миллионы – төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга, 741,7 миллионы – корылмалар сатып алуга планлаштырылган.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: Proufu.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим