Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
20 Января 2020, 05:36
Путин барырмы?
Ил президенты Владимир Путин, Федераль Җыелышка мөрәҗәгатендә, Рәсәй фашизмны җиңү турындагы хакыйкатьне якларга бурычлы дип белдерде.
Президент Икенче Бөтендөнья сугышы буенча гаять зур Архив документлар комплексы булдырылачагы турында әйтте. Аның белән рәсәйлеләрнең дә, чит ил кешеләренең дә күрү-танышу мөмкинлеге булырга тиеш.
Мәгълүм булуынча, 27 гыйнварда Польшада Освенцим лагереннан сугыш тоткыннарын азат итүнең 75 еллыгына багышланган истәлекле чаралар үтәргә тиеш. Әлеге чарага бихисап дөнья лидерлары чакырылган. Ә менә Рәсәй президенты Владимир Путин чарада катнашмаячак дип күзаллана. Чөнки ул анда чакырылмаган.
Сәясәтче Александр Рар Польша властьларының Путинны юбилей чараларына чакырмавын үчләшү дип атады. Имеш тә Польша озак вакытлар үзенең коммунистик системасы контролендә тотканы өчен Советлар Союзына үпкә тота. Былтыр Польша, сәяси контекстларга сылтанып, Икенче бөтендөнья сугышы башлануының 80 еллыгына да Рәсәйне чакырмады.
Чыганак: "Өмет"
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"