Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
17 Января 2020, 07:00

Укучылар үзләрен студент ролендә сынады

Кышкы каникулларда республика төбәкләреннән, шул исәптән Чишмә районыннан укучылар, төгәлрәк әйткәндә, Шөнгәккүл мәктәбеннән 14 бала Башкорт дәүләт аграр университетына бардылар.

Алар өч көн буена уңайлы тулай торакларда яшәп, аудиторияләргә математика һәм физика дәресләренә йөределәр, башка районнардан килгән яшьтәшләре белән аралаштылар.
Шөнгәккүл мәктәбендә һөнәри юнәлеш табу эшенә зур игътибар бирелә. Әлеге авыл мәктәбендә «Агро-Альянс» хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсияләр үткәрелә, балаларны югары уку йортларына Ачык ишекләр көненә алып бару оештырыла.
– Аграр университеттан механика факультетының математика кафедрасы мөдире Илдар Бәдретдинов һәм шул ук факультет деканы урынбасары Валерий Пермяков килгәч, без укучыларыбызны университет һәм анда белем алу белән таныштырырга булдык, әйтергә кирәк, боларның барысы да бушлай, бердәм дәүләт имтиханына әзерлек максатында эшләнә. Югары уку йорты вәкилләре укучылар белән очрашуга килде, берничә тапкыр ата-аналар җыелышы үткәрде, үз ниятләрен һәм аның чыгарылыш сыйныф укучыларын кайсы яклап кызыксындыра алуын аңлаттылар. Арытаба аграр университет белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзедек, – диде мәктәп директоры Иршат Ишбулатов.
Балалар, сигезенче, унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары, үзләрен студент итеп хис иттеләр, дип әйтергә була. Аларга университет оештырган укыту да, ял сәгатьләре дә ошады.
– Дәресләр мәктәптәге кебек үтте, биремнәр генә катлаулырак булды. Безнең өчен очрашулар, университет буенча экскурсияләр үткәрелде. Лабораторияләр, кышкы бакча күңелгә хуш килде, тулай торакта интернет һәм кабельле телевидение булуы да уңайлы. Бүлмәләрдә студентлар өчен бөтен шартлар булдырылган – биредә душ, спорт белән шөгыльләнү, дәрескә әзерләнү өчен бүлмәләр бар, кер юу машиналары куелган. Мин университетның энергетика факультетына укырга керергә булдым. Әнием дә БДАУ тәмамлаган, – диде унынчы сыйныф укучысы Кирилл Кузнецов.
Мәктәп арытаба да югары уку йорты белән хезмәттәшлек итәчәк, укучылар өчен оештырылган дистанцион олимпиадаларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу планлаштырыла. Балалар язгы каникулда да анда барачак. Ә бүген укучыларның кулында сертификатлар бар, аның буенча аларга физика һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханнарында бишәр балл өстәләчәк.
Читайте нас