Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
17 Января 2020, 05:39
Авыл эшкуарларына ярдәм
2020 елда Башкортстан авыл җирлегендә кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәмен 1 миллиард сум дәрәҗәсендә саклап кала.
2020 елда Башкортстан хөкүмәте авыл биләмәләрендә кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күләмен 1 миллиард сум дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштыра, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
“Дәүләт проектларын, грант программаларын һәм урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру барышында авылда кече эшкуарлыкны үстерү өчен беренче тапкыр 1 миллиард сум чамасы акча бүленде. Башкортстан 2018-2019 елларда оештырылган авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча төбәкләр рейтингында беренче урында тора, - диде Алмаз Галимов. – Шушы вакыт эчендә Рәсәйдә булдырылган яңа кооперативларның 16 проценты – Башкортстан берләшмәләре”, - дип хәбәр итте Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркәтибе Алмаз Галимов.
Гомумән алганда, 2019 елда республикада 108 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, 129 фермер хуҗалыгы оештырылды. Аларның ярдәме белән авылды 620 эш урыны булдырылды.
Моннан тыш, республиканың 33 фермер хуҗалыгы һәм кооперативы техникасын яңартты һәм җиһазлар сатып алды.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: "Башинформ"
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"