Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Тат
Рус
Новости
16 гыйнвар 2020, 05:28
Яңа дәүләт хезмәте кертелә
Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары өчен яңа дәүләт хезмәте – “шәхси ярдәмче” кертелә.
Бу турыда республика хөкүмәте президиумы утырышында вице-премьер Ленара Иванова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, республикада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан 69 кеше әлеге хезмәткә мохтаҗ.
- Без республикада яңа дәүләт хезмәтен кертергә тәкъдим итәбез. Әлеге вакытта аны күрсәтү тәртибе, стандарты һәм дәүләт хезмәтләре исемлегенә кертү өстендә эш алып барыла. Бу хезмәтнең кирәк икәне аңлашыла. Ветеран янына атнага бер тапкыр ике сәгатькә килеп азык-төлек сатып алу – бер, ә көне буе аның янында булу – бөтенләй икенче. Без моңа мохтаҗ булган сугышта катнашучылар һәм ветераннар турында гына сүз алып барабыз. Бүген шундый 69 кеше бар, - диде Ленара Иванова.
Чыганак: "Башинформ"
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"