Чишмэ
+24 °С
Дождь
Новости
16 Января 2020, 05:20

Хөкүмәт отставкага китте

Рәсәй Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юллама мөрәҗәгатеннән соң, Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең тулы составы белән отставкага китүен белдерде.

Юллама вакытында Конституциягә күп кенә фундаменталь үзгәрешләр кертелүе, аның кайбер маддәләр генә түгел, ил хакимияте балансында да җитди үзгәрешләр көтелүе билгеле булды. Владимир Путин Хөкүмәт әгъзаларына уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Ил җитәкчесе якын арада министрлар кабинетының һәр әгъзасы белән очрашачагын әйтте. Әлегә ул аларны, тулы күләмдә, үз вазифаларын башкаруны сорады. Моннан тыш, Владимир Путин иминлек советы рәисе урынбасары вазыйфасын кертү һәм аны Дмитрий Медведевка тәкъдим итү нияте турында хәбәр итте.
Чыганак: РИА Новости
Фото: News.bigmir.net
Читайте нас