Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
13 Января 2020, 05:34
Җитәрлек игътибар бирелмәгән
Ярымутрауны су белән тәэмин итү мәсьәләсенә җитәрлек игътибар бирелмәгән.
«Күп эшләнде, әмма әле барысы да түгел. Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу проблемалары, экологик мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләргә кирәк әле», - диде РФ Президенты .
Шулай ук Кырымны һәм Севастопольне үстерүгә багышланган киңәшмәдә Рәсәй лидеры соңгы елларда ярымутрауда зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Президент фикеренчә, Кырым күперен ачу, яңа федераль трассалар, Симферополь аэропортының өстәмә терминалы, төбәк үсешенә нигез салды. Кырым халкының яшәү дәрәҗәсен генә түгел, ә йортларны һәм инженерлык челтәрләрен ремонтларга, курортларда гына түгел, ә барлык торак пунктларда да территорияләрне һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерергә кирәк. Путин ярымутрауның төп проблемаларының берсе итеп сәламәтлек саклауның түбән дәрәҗәсен атады.
«Төбәктә сәламәтлек саклауның ситемасы аерым игътибар таләп итә. Бу тармак начар хәлдә, белгечләр җитми, хастаханәләр һәм поликлиникалар җиһазлары тузган», – диде ул.
Чыганак: ntv.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим