Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
13 Января 2020, 05:45

Эшкуарларның чыгымнары компенсацияләнәчәк

Чыгымнарның бер өлеше компенсацияләнәчәк

Башкортстан эшкуарларына инвалидлар, һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм югары белем бирү йортларын тәмамлаучыларның стажировкасын оештыруга бәйле чыгымнарының бер өлеше компенсацияләнәчәк.
2020 елда стажировка үтүчеләр саны 70 инвалид һәм кимендә 365 вуз һәм урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучылар булачак дип күзаллана.
Мондый стажировканы оештыру эш тәҗрибәсенә ия булуга, социаль-һөнәри мохиткә яраклашуга һәм бу категория гражданнарның эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтүгә, хезмәт базарында конкурент сәләтлелекне үстерүгә юнәлтелгән.
Гаризаларны республика шәһәрләре һәм районнарының мәшгульлек үзәкләре кабул итә.
Инвалидлар һәм стажировкада катнашырга теләүчеләр эш эзләү өчен теркәлергә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала.
Чыганак: «Башинформ»
Фото: Soleraam.com
Читайте нас