Чишмэ
+20 °С
Ясно
Тат
Рус
Новости
10 Января 2020, 05:50
Вертолет мәйданчыклары ачылачак
Башкортстанда тагын сигез санавиация вертолет мәйданчыгы барлыкка килергә тиеш.
2020 елның икенче яртысында Башкортстанда санитар авиациянең тагын сигез вертолет мәйданчыгы барлыкка килергә тиеш, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин.
Ул хәбәр иткәнчә, республиканың Үсеш Корпорациясе Уфада республика клиник Перинаталь үзәге территориясендә шундый бер мәйданчыкны тапшырган. Яңа мәйданчыклар июль аенда Нефтекама, Аскын, Баймак, Мәсәгут, Стәрлетамак, Белорет һәм Уфада барлыкка килергә тиеш. Пациентларны Уфага вертолет белән ташу вакытны шактый экономияләргә мөмкинлек бирәчәк: әйтик, Стәрлетамактан очу 40 минут, Сибай һәм Баймактан бер сәгать 40 минут дәвам итәчәк. Ә автомобиль белән алып килү 1 сәгать 20 минуттан алып 6,5 сәгатькә кадәр булыр иде.
Чыганак: futurerussia.gov.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"