Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
9 Января 2020, 05:28

Путин мәчеттә булды

Рәсәй Президенты Владимир Путин Сүриягә эш сәфәре белән баргач Омейяд мәчетендә булды.

Президент Сүриядәге мәчеткә бүләк тапшырды.
Аны Бәшәр Асад озатып йөрде, дип хәбәр итә бу хакта ТАСС.
Дамасктагы зур мәчет дөньяда иң зур һәм иң борынгы мәчетләрнең берсе. Владимир Путин мәчеткә XVII гасыр Коръәнен бүләк итте.
Аннары дәүләт башлыгы Изге Мария православ чиркәвендә булды һәм Антиохийск һәм бөтен Көнчыгыш Патриархы Х. Иоанн белән очрашты.
Чыганак: ТАСС ру
Читайте нас