Чишмэ
+30 °С
Облачно
Новости
9 Января 2020, 05:36

Мәдәни хезмәткәрләр җитми

Республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл клублары хезмәткәрләренә кытлык темасын күтәрде.

Башкортстан мәдәният министры докладыннан күренүенчә, әле авыл клубларында 7 меңгә якын кеше эшли. Радий Хәбиров республика буенча сәфәрләре барышында яшьләрнең клублардан эштән китүен, ә калган хезмәткәрләрнең пенсия яшенә якынлашуларын билгеләп үтте.
Мәдәният министры әйтүенчә, хәзер мәдәният хезмәткәрләренең уртача яше - 52 яшь. Республика Башлыгы мәдәният министрлыгы башлыгына бу мәсьәлә буенча авыл халкына нинди ярдәм күрсәтә алу турында уйларга кушты.
-Авыл укытучысы, авыл тренеры, мәдәният хезмәткәре булганда гына авыл яши, шуңа күрә ярдәм чаралары турында уйларга кирәк, - диде Радий Хәбиров.
Чыганак: UfaTime.ru
Читайте нас