Чишмэ
+29 °С
Облачно
Новости
31 Декабря 2019, 05:45

Мәгълүмат һәркемгә хәбәр ителәчәк

Рәсәйлеләргә үзләренә тиешле социаль ярдәм күрсәтү чаралары, ташламалар һәм пособиеләр турында хәбәр итәчәкләр.

Әлеге законга Президент Владимир Путин кул куйды.
Тиешле ташламалар турында персонификацияләнгән мәгълүмат социаль тәэмин итү буенча Бердәм Дәүләт мәгълүмат системасында җыелачак.
Һәркем мәгълүмат алуның үзенә җайлы төрен сайлый ала: Дәүләт хезмәтләре порталы, бердәм колл-үзәк аша яки учреждениеләрнең үзендә.
Яңа закон ярдәмендә хәтта иң ерак районнарда яшәүчеләр дә төрле тормыш хәлләрендә: бала туганда, инвалидлыкта, пенсия яшенә җиткәндә дәүләт ярдәме чаралары турында тулы һәм оператив мәгълүмат ала алачак. Хәзер мәгълүмат алу өчен учреждениеләргә барып чиратларда торырга кирәкмәячәк.
Чыганак "Өмет"
Читайте нас