Чишмэ
+20 °С
Облачно
Новости
27 Декабря 2019, 06:32

Уфада Валуев спорт мәктәбе ача

Заманында иң авыр үлчәмдә дөнья чемпионы исемен яулаган атаклы спортчы һәм Дәүләт думасы депутаты Уфада Валуев исемендәге бокс мәктәбе ача.

Бокс мәктәбен Октябрь проспектындагы 84/4 адресы буенча урнашкан, 4 нче олимпия резервы спорт мәктәбе урынына ачачаклар. Рәсми документта шулай ук 2020 елның 29 февраленә кадәр, финанс белән тәэмин итү һәм әлеге спорт объектының шәһәр милегеннән, республика милегенә тапшыру турында әйтелә. Киләчәктә, бокс мәктәбен гамәлгә куючы ролен Башкортстан Спорт министрлыгы башкарачак. Моңа кадәр бокс мәктәбе өчен мәйданчык итеп, Затон бистәсендәге Спорт әзерлеге үзәген кулланырга тәкъдим ителгән иде.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас