Чишмэ
+22 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
26 Декабря 2019, 05:58
Икътисадның үсеш темпларын арттырырга кушты
Рәсәй Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашу үткәрде.
Рәсәй Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашу үткәрде.
- Рәсәй Федерациясендә икътисади үсешнең агымдагы темплары җитәрлек түгел, аларны арттыру, шулай ук структураны һәм сыйфатны яхшырту өчен барысын да эшләргә кирәк, Бу хакта без үзебез яхшы беләбез, күп тапкырлар моның турында сөйләштек. Моңа гомумдәүләт проектлары һәм үсеш максатлары багышланган. Әлеге максатларга ирешү буенча алга бару өчен бергәләп эшләячәкбез, - диде Владимир Путин.
Ил җитәкчесе шулай ук тотрыклы макроикътисад булдыру эшенә уңай бәя бирде.
- Уңай сыйфатта шуны билгеләп үтмичә булмый - бу яхшы макроикътисади үсеш базасы булдыру. Әлбәттә, бу уникаль нәтиҗә, безнең яңа тарихта мондый хәл юк иде. Хөкүмәт Үзәк банк белән берлектә инфляциянең минималь дәрәҗәсенә чыкты, - дип белдерде ул.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим