Чишмэ
-1 °С
Облачно
Новости
23 Декабря 2019, 05:50

Ничә квадрат метр торак бирелергә тиеш?

Республикада иске, ярым җимерек хәлдә булган йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерү буенча эш алып барыла.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына буенча, төбәктә сүтелергә тиеш булган йортларның 98 проценты яңа йортлар төзү өчен килешүләр белән тәэмин ителгән. 2019-2024 елларга яшәү өчен яраксыз булган торак фондын киметү буенча федераль проектның тәүге этабын тормышка ашыру барышында республикада (2019-2020 еллар) 666 кеше яшәгән 8377 квадрат метрлык 206 бинаны күчерү күзаллана.
Яңа фондка күчерелгән һәр кешегә уртача 12,5 квадрат метр торак туры килә, бер кешене тәэмин итү өчен 479,66 мең сум акча бүленә.
Аварияле фондны күчерү «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү» федераль проекты, «Торак һәм шәһәр мохите» һәм Башкортстан Республикасының 2019-2024 елларга адреслы программалары буенча тормышка ашырыла.
Чыганак: «Башинформ»
Фото: pixabay.com
Читайте нас