Чишмэ
+13 °С
Дождь
Новости
20 Декабря 2019, 06:37

В. Путин пенсия реформасы көтелми дип белдерде

19 декабрьдә Рәсәй Президенты Владимир Путинның традицион матбугат конференциясе үтте.

Аңа ил һәм халыкара сәясәткә, икътисад темасына кагылган, тормышыбызның барлык көнүзәк яклары буенча бик күп сораулар бирелде.

Алар арасында: «Илдә тагын бер пенсия реформасы көтелә, дигән сүзләр йөри, бу чынбарлыкка туры киләме?» - дигән сорау да яңгырады.
Ул: «Барлык карарлар кабул ителде һәм башка бернинди дә үзгәреш булмаячак», - дип белдерде. Президент Финанс министрлыгының соңгы тәкъдимнәре ниндидер зур үзгәрешләрне түгел, ә пенсия тупланмалары сакланышын тәэмин итүгә генә юнәлтелүен ассызыклады.
Фото: Pixabay.com

Читайте нас