Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
19 Декабря 2019, 06:15

Университет грант алды

Башкорт дәүләт университеты «Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр» милли проекты кысаларында грант алуга иреште.

Университет «Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча «Гражданнарны мәгариф оешмаларында өзлексез белем алу программалары буенча укыту» проекты буенча федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү җәһәттән финалист дип игълан ителде.
Нәтиҗәдә, химия, инженер факультетлары, тарих һәм дәүләт идарәсе институты укытучыларының эшләнмәләре җиңүчеләр дип табылды.
- Бүген Рәсәйия мәгариф системасы мәсьәләләренең берсе – хезмәткәрләр үзләренең һөнәри белемнәрен өзлексез яңарта алсын өчен әлеге вакытта булган курслар буенча бердәм платформа-навигатор формалаштыру, - ди психология фәннәре кандидаты, доцент Татьяна Великжанина.
Фото: «Башинформ»
Читайте нас