Чишмэ
+19 °С
Облачно
Новости
18 Декабря 2019, 06:05

Тренажерлар комплексы кайтарылды

Республика башкаласының Ашыгыч ярдәм дәваханәсенә аяк-кулларны актив-пассив хәрәкәтләндерү өчен тренажерлар комплексы кайтарылды.

Владимир Путинның май указларына ярашлы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында республика башкаласының Ашыгыч ярдәм дәваханәсенә аяк-кулларны актив-пассив хәрәкәтләндерү өчен тренажерлар комплексы кайтарылды.

Механотерапевтик тренажерлар хәрәкәтләнү активлыгын, пациентларның хәрәкәт координациясен тергезү өчен тәгаенләнгән.

Системаның эшләү нигезендә кул һәм кулбаш хәрәкәте имитациясе ята, монда гади хәрәкәтләр дә, вак моторика да керә. Система үзара биологик бәйләнеш белән җиһазландырылган. Бу медицина корылмалары кичерелгән инсульттан, җәрәхәтләрдән соң, неврология авырулары вакытында реабилитация чараларында файдаланыла.

Әлеге вакытта дәваханәнең 150 пациенты яңа тренажерларда реабилитация үтте.
#Национальныйпроект

#Нацпроект
#НациональныйпроектБашкортстан
#Региональныйпроект”#ВладимирПутин

Читайте нас