2020 елның маена Башкортстанда видеотеркәү камераларының гомум саны 1000 берәмлек тәшкил итәчәк һәм республика юллардагы хокук бозуларны теркәү аппаратлары иң күп булган ун төбәк арасына керәчәк.
Бу максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, видеотеркәү камераларын урнаштыру схемасы ачык булырга, республика халкы аларның кайда урнаштырылганлыгын белергә тиеш, дип ассызыклады. Республика җитәкчесе билгеләвенчә, бу чаралар нәтиҗәле эшли, республика юлларында һәлак булучылар саны кими.