Радий Хәбиров «Минем әти алдаша» социаль видеоролигын күрсәткәч, Башкорстан Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга юлламасын тыңларга «Торатау» Конгресс-холлына җыелучыларның күбесе күз яшьләрен тыя алмады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бу ролик — режиссер Айнур Әскаровның Азиядә бик популяр булган видео-социаль рекламасына якын. Иң элек ролик Гонконгта страховка компаниясенең социаль җаваплылыгы кысаларында төшерелгән. Беренче көннәрдә үк аны 7 миллион кеше караган.«Башинформ» хәбәрчесе сораштырган кешеләр фикеренчә, бу роликта салынган идея инде йөзләгән мең баланы коткарып калган һәм Русия өчен адаптация узганнан соң, нәкъ менә безнең илдә дә эшләячәк.