Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
10 Декабря 2019, 08:32

Җиңүнең әһәмиятлелеген җиткерик

Чишмә районы республика марафонында катнашты.

2019 елның 6 декабрендә Чишмә поселогы көнбатыш төбәктә урнашкан җиде район өчен мәдәният үзәгенә әйләнде. Биредә 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү салюты» республика фестиваленең төбәк этабы үтте.

Анда Чишмә районыннан тыш Баймак, Бүздәк, Ярмәкәй, Миякә, Чакмагыш, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре катнашты.

Фестиваль барышында шулай ук Баймак районына «Җиңү» штандарты һәм җиде районнан килгән вәкилләргә 5 декабрьдә чишмәлеләр Әлшәйдән алып кайткан «Мәңгелек ут» капсуласы тапшырылды. Җиңү байрагын, штандартны һәм капсуланы тантаналы марш яңгыраганда 63494нче хәрби часть хезмәткәрләре алып килде.

Чишмә районы хакимияте һәм хәрби комиссариаты, Республика халык иҗаты үзәге, башка районнар вәкилләре, волонтерлар һәм укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирлар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салдылар.

– Совет халкының бөек җиңү хакына корбан булуын хәтерләтеп кабынган ут мәңге янсын, – диде Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 7 ноябрендә, Рәсәйнең Хәрби дан көнендә, Уфада «Җиңү» республика марафоны башланды.

Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин барысын да сәламләп, бу көнне лаеклы каршыларга чакырды.

– Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар саны елдан-ел азая бара, шулай булуга карамастан, исәннәр онытылмасын, алар хөрмәткә һәм игътибарга лаек, – диде ул.

– Мәңгелек утның Уфаның Җиңү паркыннан алынуы әһәмияткә ия. Чараның 7 ноябрьдә башлануы 1941 елның шул ук көнендә Мәскәүдә мөһим парад үтүе белән дә бәйле, – дип билгеләде Республика халык иҗаты үзәгенең генераль директоры Артур Әлибәков.

Чараның икенче өлеше – көнбатыш төбәктәге районнарның чыгышы Чишмә Мәдәният сараенда үтте. Чишмәлеләр, хуҗа буларак, халык иҗаты фестивален башлап җибәрде.

– Без күп нәрсәне: режиссураны, сәхнә киемнәрен, чыгыш ясау, башкару осталыгын, тере тавышка җырлауны, фонограмма сыйфатын, һәм, әлбәттә, сценарийны исәпкә алдык. Анда сугыш турында гына түгел, күбрәк җиңү турында сүз барырга тиеш иде, – диде жюри әгъзасы Элита Җиһангирова.

Төрле районнардан килгән артистларның чыгышы кичке тугызга кадәр дәвам итте, сугыш чоры рухы белән сугарылды һәм шул тематикага багышланды.
Читайте нас