Чишмэ
-4 °С
Облачно
Новости
3 Декабря 2019, 06:20

Токымлы мал, ит, йомырка кирәк

Башкортстанның Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова җитәкчелегендәге делегация Кыргызстанның Рәсәйдәге сәүдә вәкиле Валерий Латипов белән очрашты. Эшлекле сөйләшүдә ике республика арасындагы сәүдә бәйләнешләрен киңәйтү, эшкуарларны бер-берсенә якынайту мөмкинлекләре турында сүз барды.

- Эшкуарлыкның активлашуын һәм компанияләрнең бер-берсе белән кызыксынуын куш куллап хуплыйбыз. Бердәм проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәкбез, – диде очрашу барышында Валерий Латипов.

Башкортстан вәкилләре Кыргызстанның Авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате һәм мелиорация министрлыгында булды. Анда алар министр урынбасары Жаныбек Керималиев белән очрашып авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләрен карады. Кыргызлар бездән токымлы мал, ит, кош ите, йомырка, көнбагыш мае һәм авыл хуҗалыгы техникасы алуга кызыксынуын белдергән, хәтта шушы юнәлештә килешү төзергә дә әзер.

Башкортстан Хөкүмәте чит өлкәләр һәм илләр белән сәүдә бәйләнешләрен ныгытуга аеруча игътибар бирә. Әлбәттә, әлеге чаралар Рәсәй Президенты Владимир Путинның «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын тормышка ашыру чикләрендә төбәктә кооперация һәм экспорт юнәлешен үстерүгә зур өлеш кертә.

«Башкортстан» сайтыннан
#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас